"Сүзлек экспрессы"

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Сарман районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәйруллина Сәмәрә Фәйзрахман кызы һәм Исламова Зөлфия Фирдәвис кызы Олы Нөркәй урта мәктәбендә "Пушкин картасы" проекты буенча чара үткәрделәр. Проект "Сүзлек экспрессы" дип исемләнгән иде. Анда 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Алып баручылар башта тормышта һәм уку процессында сүзлек запасының әһәмияте турында сөйләделәр. Гади күнегүләр һәм уеннар ярдәмендә игътибарны һәм логик фикерләүне ничек үстерергә мөмкинлеген аңлаттылар. Балалар өч командага бүленеп, тәкъдим ителгән хәрефләрдән кем тизрәк һәм күбрәк сүзләр төзүдә бер-берсе белән ярыштылар. Аннары алар ребусларның нәрсә икәнен һәм аларны чишү кагыйдәләрен белделәр. Аларга башта гади ребусларны, ә аннан соң тагын да катлаулырак ребусларны чишәргә тәкъдим ителгән иде. Командалар бу авыр эшләрне дә яхшы башкардылар. Ахырда һәр команда дипломнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International