“Көзге игелек атнасы” кысаларында, “Шәфкатъ” үзәге белгечләре иреклелэр белән берлектә, Әлмәт авылы балалар бакчасында кунакта булдылар. Белгечләр балаларга мавыктыргыч программа әзерләделәр: тигр белән бергә кызыклы уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар программада бик актив катнаштылар. Вакыт сизелми дә үтеп китте. Чара ахырында һәр балага һәм тәрбияче апаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу көн яңа хис-кичерешләргә бик бай булды.
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #Изгесүз #Изгеэш