Музей яңалыклары

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең 58нче “Шаян нәниләр” балалар бакчасында “ Музей башлана нәрсәдән?” дип аталган региональ семинар узды. Семинар эшендә Әлмәт, Сарман, Яңа Чишмә, Ютазы районнары музей хезмәткәрләре белән бергә Әлмәт шәһәренең балалар бакчалары һәм мәктәп тәрбиячеләре укытучыларыда катнашты. Семинарда күтәрелгән төп тема: “Укыту – тәрбия эшендә социаль партнерлар белән бергә музей педагогикасын куллану”. Семинар эшендә музей директоры Кәшипова Дания “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музей экспонатлары аша туган як белән таныштыру” дигән темага белән доклад чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International