Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – «Игелекле бүләк» акциясы

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

   “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ирекле акция кысаларында 2018 елның 15 мартында “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Игелекле бүләк” акциясын үткәрделәр. Күп кенә азкеремле гаиләләр өчен балаларын мәктәпкә киендерү зур финанс авырлыклар тудыра. Шуна күрә, андый гаиләдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм кулы сузарга кирәк. “Игелекле бүләк” акциясы социаль ярдәм алучы балигъ булмаган яшүсмерләргә хәйрия ярдәме күрсәтүгә багышланган. Акция кысаларында 3 яшүсмергә мәктәп костюмнары тапшырылды. Балалар бүләкләр өчен зур рәхмәт белдерделәр, яхшы укырга вәгъдә иттеләр.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International