“Җиңү агачы” акциясе

2018 елның 27 апреле, җомга

   “Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясе һәм Иреклеләр елы кысаларында, Сарман муниципаль районында сугыш кырында ятып калганнарның истәлегенә агач үсентеләре утырту буенча “Җиңү агачы” акциясе старт алды. Акция кысаларында  “Җиңү Волонтерлары” иреклеләре тарафыннан агач үсентеләре утыртылды. Чарага мәктәп укытучылары һәм укучылары да кушылды. “Җиңү агачы” акциясе һәр елны Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бөтен Россия буенча үткәрелә. Әлеге акция яшьләрнең әхлакый һәм патриотик хисләрен тәрбияләүгә, җәмгыятьнең игътибарын экологик һәм патриотик тәрбиягә юнәлтүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International