Сарман районында «Трактор-прицеп» профилактик операциясе бара

2018 елның 19 июне, сишәмбе

13 июньнән 8 июльгә чаклы Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе боерыгы нигезендә  Сарман районында “Трактор-прицеп“ профилактик операциясе үтәчәк.

Аның максаты – тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.

Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдерелә.

Алардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф санкцияләре каралган. Операция барышында  Мөслим районы бүлеге белэн берлектә рейдлар үтәчәк.

Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Салахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International