Ярминкәләр – муллык төсе

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Узган җомгада район үзәгендә үзәк базар мәйданында ярминкә гөрләде. “Сарман”, “Җәлил”, “Нөркәй” агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, балалар бакчалары, мәктәпләр үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы һәм башка товарлар белән сәүдә иттеләр.

Ярминкәнең иртәнге җидедә үк ачык булуы халык өчен бик уңай булды. Эшкә баручылар иртән үк иркенләп ярминкәне тамаша кыла һәм үзләренә кирәкле товарны сатып ала алдылар. Йокыдан иртәрәк уянучылар да уңды: иркенләп карап, сайлый-сайлый, үзләренә кирәкләрне алдылар. Ә ярминкәдә  ниләр генә юк иде. Базардагыдан арзанрак бәягә халык өчен иң кирәкле, киң кулланыла торган икмәк, сөт, эремчек, сөт өсте, корт кебек сөт ризыклары, суган, сарымсак, кишер, чөгендер һәм бәрәңгедән башлап, камыр ашлары,  дару үләннәре һәм төрле “заготовка”лар, маринадланган гөмбә, йортта тәрбияләнгән сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар, хәтта тәкәрлек йомыркалары, терлек азыгы, тере малларга  кадәр бар иде. Чөгендер, суган кебек яшелчәләрне килограммын 15 сумнан сатып алырга мөмкин булса, 250 сумнан йорт тавыгы, 850 сумнан мулард, бройлер үрдәкләр, 1000 сумнан үрдәк, 1400 сумнан казлар, 300-325 сумнан сыер, тана итләре тәкъдим ителде. Сарысаз Тәкермән авылы хуҗалыкларының берсендә үстерелгән “Розамунда” сортлы бәрәңге дә сатып алучыларны шаккатырды. Интернет битлә-ренең берсендә “киләчәк бәрәңгесе” дип бәяләнгән, шома өслекле, югары уңыш бирә торган бу бәрәңге тәмле дә, яхшы саклана да икән. Өч литры 1200-1500 сум торган төрле баллар янында да бөтерелде, килограммы унсигез сум торган бик матур кәбестәләрне дә бик теләп алды халык. Ә менә Яңа Әхмәт авылында эшләп килүче крестьян-фермер хуҗалыгы товарлары төрлелеге белән аерылып торды. Аллага шөкер, нәрсәләр генә үстермиләр дә, табыннарга нинди генә ризыклар куелмый хәзер. Витаминнарга гаять бай, гаҗәеп дәвалау үзлекләренә ия булуы белән  “XXI гасыр яшелчәсе” титулын яулаган брокколи, төсле кәбестәләр яныннан ярминкә ахырына кадәр халык өзелмәде. Бәяләре дә кибет киштәләрендәгедән шактый түбән иде. Кайткач, тәмләп чәй эчәргә дип, халык төрле эчлекләр белән пешерелгән пирогларын да алды. Балан, камырлык кебек дару җимешләре, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәре, кар яуганчы җиләк бирә торган җиләк үсентеләрен дә ят итмәделәр сарманлылар. Теләгәннәр кайнар коймак белән чәйдән авыз иттеләр. Теләгәннәр ярминкә мәйданының үзәгендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган кон-цертны тамаша кылды. Җырчылар дәртле җырларын суздылар, биючеләр өздереп биеделәр.

Ярминкә эшчәнлеге белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты, бәяләр, товарлар белән кызыксынды.

Ярминкә төшкә кадәр дәвам итте. Дәртле җыр-музыка тавышы да ярминкә кунакларын шактый вакыт моң диңгезендә йөздерде. Матур бәйрәм төсендә үткәрелгән, тормышыбызга үзгә бер ямь биргән, муллык вәгъдә иткән бу чарадан һәркем канәгать калгандыр.

Икенче көнне – узган шимбәдә исә районыбызның мәгариф хезмәткәрләре башкалабыз Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Алар казанлыларга район мәктәпләре территориясендә җитештерелгән бәрәңге, кишер, чөгендер, суган кебек яшелчәләрне, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерләнгән “заготовка”лар, дару үләннәре, камыр ризыклары һәм башкаларны тәкъдим иттеләр.

– Ярминкәгә районның барлык мәктәпләре дә үз өлешләрен керттеләр. Башкалабызда яшәүчеләр товарларыбызны бик теләп алдылар, алардан һәм бәяләрдән бик канәгать калдылар. Нәтиҗәдә без республиканың Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыкларының Рәхмәт хатына ия булдык, - дип хәбәр итте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин.

Мәгариф бүлеге оештырган ярминкәгә Сарман аграр көллияте дә саллы өлеш кертте.

– Ярминкәгә 5 тонна бәрәңге, икешәр тоннадан артык арпа, бодай, үзебезнең пешекчеләр пешергән камыр ризыклары, төрле төр яшелчә алып барган идек. Сәүдә бик уңышлы булды, аннан үзебез дә, башкала халкы да бик канәгать калды. Ярминкә “Казан” агропромпаркында үткәрелде. Гомумән, ул бик әйбәт һәм күңелле үтте, - диде аграр көллият директоры урынбасары Илфат Нигъмәтуллин да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International