Кәүҗияк мәктәбендә Яңа ел бәйрәме

2018 елның 23 декабре, якшәмбе

 Яңа ел - иң  матур  бәйрәмнәрнең  берсе. Яңа  ел  алды  мәшәкатьләре  күңелле  дә, шатлыклы  да. Безнең   мәктәп  укучылары   бу  искиткеч  бәйрәмгә  бик  тырышып  әзерләнделәр.

 22  декабрь  көнне  мәктәбебез  тылсымлы  әкият  дөньясына  әверелде. Балалар  һәм  аларның  әти-әниләре  өчен  Кыш Бабай, Кар Кызы  белән  күңел  ачу программасы  әзерләнгән  иде. Укучылар  төрле  концерт номерлары   белән  чыгыш  ясадылар. Барлык  кунаклар  һәм  балалар вакытны  күңелле  үткәрделәр, үзләренә  уңай  эмоцияләр  алдылар. Бәйрәм  бик  матур  узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International