Яңа ел-безнең өчен әкият һәм тылсымлылык дөньясын ачучы иң серле бәйрәм. Ышанучан сабыйлар, эшлекле яшүсмерләр, җитди өлкәннәр-барысы да бәйрәм башланганчы минутларны саныйлар. Барысы да Кыш бабайны көтәләр, теләкләр һәм бүләкләр өләшәләр. Яңа ел чараларында катнашып, балалар үзләренең иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыралар. Балаларга, укытучыларга һәм ата – аналарга бәйрәм атмосферасына чумарга-үзләре уйлап табарга һәм чаралар үткәрергә яки мәктәптә Яңа елга оештырылган чараларда актив катнашырга тәкъдим ителә.