25 нче декабрь көнне Җәлил гимназиясе каршындагы "Әкият иле" кышкы лагере үз эшен башлап җибәрде. Сменага 1-6 сыйныф укучылары йөри. Бүген балалар кинотеатрда булдылар һәм "Өч баһадир" исемле мультфильм карадылар, поселок чыршысында булдылар. Алда балаларны Боз сараенда, балалар сәнгать мәктәбендә һәм балалар китапханәсендә булу көтә.