Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Чыршы бәйрәме.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм бик матур үтте. Кыш бабай белән Кар кызының бәйрәмгә килүе әкияти тылсым бирде. Һәркем үзенең һөнәрен күрсәтеп калырга ашыкты: укучылар аеры һәм күмәк номерлар башкардылар, кызыклы скетчлар күрсәттеләр. Уеннар белән аралаштырып барылгач, вакыт үткәне сизелми дә калды. Кичә ахырында лотерея уйнатылды. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International