25 декабрь көнне "Сандугач" балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме Яңа ел бәйрәменә багышланган иртәсен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә балаларны Кыш бабай белән Кар кызы сөендерде, шулай ук Аю баласы, Төлке, Бүре һәм башка персонажлар кунак булдылар. Кечкенә Кар бабай һәм Кар бөртекләре биюләре истә калырлык булды.