Мәдәният яңалыклары

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрь көнне Үзәк ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булып узды. Бәйрәм Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән башланып китте. Район башлыгы Хөснуллин Ф.М. райондашларны якынлашып килүче Яңа – 2019 ел белән котлады һәм оешма территорияләрен оригиналь бизәүдә, кар сыннары ясауда, районыбызны бизәүдә зур өлеш керткән оешма җитәкчеләре һәм директорларына, шәхси эшмәкәрләргә, гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International