27 декабрь көнне Карашай-Саклау балалар бакчасында Яңа ел иртәсе узды

2018 елның 28 декабре, җомга

27 декабрь көнне балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә багышланган иртәсен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә балаларны Кыш бабай белән Кар кызы сөендерде, шулай ук Төлке, Бүре һәм башка персонажлар кунак булдылар. Балалар җырладылар,биеделәр: Кар бөртекләре һәм Кар бабайлар биюләре аерым игътибарга лаек,шулай ук бәйрәм кунакларын үзләренең шигырьләре белән сөендерделәр. Әлеге бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирешкән һәркем бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International