Күтәмәле гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте.

2018 елның 30 декабре, якшәмбе

 Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел кичәсе үтте. Марданшин Р.М. укучыларны һәм килгән кунакларны якынлашып килүче яңа ел белән тәбрикләде, алдынгы укучыларны һәм олимпиадада җиңүче балаларны, конкурсларда актив катнашкан укучыларны билгеләп үтте, соңыннан аларга Мактау грамоталары тапшырылды.  Яңа Имән авыл җирлеге Сарман муниципаль районы башлыгы, Сарман муниципаль районы Советы рәисе Ф.М.Хуснуллинга, авылдашыбыз Хакимова Г.Ш балаларны яңа ел бүләкләре белән сөендергән өчен  үзенең рәхмәтләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International