Бүген Сарман гимназиясендә чираттагы “Ел укытучысы-2019” һөнәри конкурсының йомгаклау этабы үтте. Районыбызның ел укытучысы билгеләнде. Конкурс 2 көн дәвам итте. 1 нче көнне укытучылар дәрес фрагментлары күрсәтте. Бүген мастер-класс күрсәтүдә осталыкларын сынадылар. Җюри әгъзалары үз бәяләрен бирделәр, 3 номинациядә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. "Ел укытучысы” номинациясендә - Нургалиева Диләрә Әүһәт кызы, “Педагогик дебют” номинациясендә - Зиннатуллина Лилия Ринат кызы, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Шәймәрданова Лилия Нур кызы иң яхшылары дип табылды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зиятдин улы җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлады, матур теләкләрен теләде һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.Җиңү яулаган укытучылар 8-9 февраль көнне Мөслим районында үтәчәк зона этабына район данын якларга барачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз!