Сарман район мәдәният йортында Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнвар көнне район мәдәният йортында «Яңа елга тоташа Иске Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә матур җырлар, биюләр белән беррәттән лотерея уены да уйнатылды. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә килгәннәр иде, Сарман халкын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International