“Китапханәдә - Иске Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
14 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең могҗизалар бүлмәсендә нәниләр һәм әти-әниләр өчен “ Китапханәдә - Иске Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үтте. 2019 нчы ел- Үзәк китапханәнең юбилей елы. 95 еллык тарихы булган китапханә белән тамашага килгән һәркем танышты. Китапханәчеләр аларга китапханә буйлап күңелле сәяхәт уздырдылар. Ә аннан соң театраль тамашага дәштеләр. Барлык әкият геройлары һәм кунаклар бергәләшеп бәйрәмдә күңел ачты. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап тәмле күчтәнәчләр алдылар. Бу көнне күчтәнәчләрне Кыш бабай гына түгел, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе һәм шагырь,тарихчы, академик, СССР язучылар берлеге әгъзасы Дамир Гарифуллин да өләште. Ә инде бәйрәмнең иң күңеллесе төрле хәрәкәтле уеннар булды. Уенда катнашкан һәр бала үзенең җитезлеген, кыюлыгын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International