ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
Сарман үзәк балалар китапханәсе Талицк шәһәр округының китапханә-мәгълүмат үзәге «Муниципаль казна учреждениесе” (МБУ ТГО БИЦ оештырган “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Бу акция Бөек Ватан сугышы вакытында совет разведчикларының, партизаннарының күрсәткән батырлыкларын яктырту максатыннан һәм Югары Совет Президумы Указы тарафыннан “Бөек Ватан сугышы партизанына” медале (2 февраль 1943 ел) бирелә башлау хөрмәтенә багышлана. Шулай ук бу акциядә катнашып МБББУ “Сарман гимназиясе"нең Гильфанова Ильмира Альберт кызы житәкчелегендә 4 “Б” сыйныф укучылары һәм китапханәгә килгән балалар да үзләренең хуплауларын белдерделәр. Китапханәче балаларга яшь геройлар белән булган чын тарихларны сөйләде, аларның хәзерге көндә дә онытылмыйча, буыннан-буынга күчә баруын ассызыклады, Бөек Җиңү якынлашуына зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. А. В. Митяев китабыннан «Длинное ружьё», «Опасный суп», «Треугольное письмо», «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» хикәяләре кычкырып укылды. Ул әсәрләрдә яктыртылган яшь геройларның батырлыкларын, партизан кушылмалары составында дошман белән ничек көрәшкәннәрен, разведкага йөргәннәрен бирелеп укыгач һәм тыңлагач, укучылар бик күп мәгълүмат алдылар шул ук вакытта үзләренең белемнәрен дә күрсәттеләр, фикерләрен әйттеләр. Чара бик файдалы һәм бер сулышта узды. Китапханәчеләр һәр укучының гадел, эш сөючән, батыр, үз иленә тугры, чын кешеләр булып үсерләр дип һәм мондый акцияләр укучыларны тәрбияләүдә зур роль уйнавына өметләнәләр.
Тэги: балалар китап укыйбыз

16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе
Үзәк балалар китапханәсе буйлап беренче класслар өчен экскурсия узды. Китапханәчеләр беренче сыйныф укучыларына китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, беренче китапларның ничек барлыкка килүе һәм безнең көнгә кадәр барып җитүе турында балаларга аңлатып үттеләр. Укучылар беренче китапларның һәм заманча китапларның бер-берсеннән аерылганын белделәр, ә иң мөһиме, алар белән ничек кулланырга кирәклеген үзләштерделәр! Балалар китап белән начар куллансаң, китап белән нәрсә булачагын белделәр. Шуннан соң укучылар китапларны ертырга, кисәргә, пычрак, юеш куллар белән тотмаска, битләргә рәсем ясамаска, буямаска ярамавы турында нәтиҗә ясадылар. Очрашу ахырында балалар зур кызыксыну белән мультфильм карадылар.
Тэги: китапханә балалар

15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе
14 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең могҗизалар бүлмәсендә нәниләр һәм әти-әниләр өчен “Китапханәдә - Иске Яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы үтте. 2019 нчы ел- Үзәк китапханәнең юбилей елы. 95 еллык тарихы булган китапханә белән тамашага килгән һәркем танышты. Китапханәчеләр аларга китапханә буйлап күңелле сәяхәт уздырдылар. Ә аннан соң театраль тамашага дәштеләр. Барлык әкият геройлары һәм кунаклар бергәләшеп бәйрәмдә күңел ачты. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап тәмле күчтәнәчләр алдылар. Бу көнне күчтәнәчләрне Кыш бабай гына түгел, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе һәм шагырь,тарихчы, академик, СССР язучылар берлеге әгъзасы Дамир Гарифуллин да өләште. Ә инде бәйрәмнең иң күңеллесе төрле хәрәкәтле уеннар булды. Уенда катнашкан һәр бала үзенең җитезлеген, кыюлыгын күрсәтте.
Тэги: китапханә балалар

25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе
Җәлил бистәсендә һәр елны «Поделись частичкой доброты» хәйрия акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Җәлил поселок китапханәсе әлеге бәйрәмне оештыруда актив катнаша. Быел хәйрия акциясендә “Җәлилнефть” идарәсе коллективы, шулай ук Җәлил технологик транспорт идарәсе һәм ООО “Аквест” коллективлары катнашты. Алар ярдәме белән 108 балага Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм кунаклары – Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Ә.Ф, Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Р.А., “Җәлилнефть” идарәсе һәм Җәлил технологик транспорт идарәсе профсоюз комитеты рәисләре Филимонов В.Н., Ибатуллин И.К. балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бәйрәмгә килгән һәр бала, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Китапханәчеләр, Кыш Бабай бүләкләренә өстәп, уеннарда катнашкан балаларга китаплар өләштеләр.
Тэги: китапханә балалар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International