Буген Жәлил №5 «Әкият» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе-2019» профессиональ конкурсы үткәрелде. Сарман балалар бакчасы педагоглары катнашында үткән бу конкурс иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм куәтләү, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату,тәрбияче хезмәтенең абруен күтәру максатыннан уздырылды. Бәйгедә катнашучылар «Мин һәм минем кредо»,«Йөрәгемне балаларга бирәм» турларында үз эшчәнлекләренең практик әһәмиятен,балалар белән эшли белү осталынгын, иҗадилыкларын күрсәттеләр. Җиңүче булып Җәлил №1 « Каенкай »балалар бакчасы тәрбиячесе Афзалова Алия Мөнәвир кызы билгеләнде.Зона турында районыбыз данын аның белән бергә призёр Филлипова Ирина Петр кызы (МБДОУ №6 «Теремкәй») яклаячак.