Кичә (15.01.2019 ел) Җәлил поселогының ветераннар клубында 2018 ел эшләренә йомгак ясау йөзеннән гомуми җыелыш булып узды. Җыелышта клуб эшләренә анализны ветераннар Советы председателе Әнисә Минһаҗева ясады.
Ветераннар клубы өлкәннәрнең җыелып киңәшә, очраша, спортның шахмат, шашка, бильярд кебек төрләренә ярышлар үткәрү урыны буларак бик кирәкле булуын басым ясап әйтте. Шул ук вакытта, Җәлил поселогындагы уңайлы клубның районыбызда әле бер җирдә дә юклыгын, шуңа күрә үзебезнең клубның кадерен белеп, андагы барган чараларда актив катнашырга кирәклеген әйтте. Клубта хатын-кызлар өчен кул эшләре түгәрәге эшләп килүе дә бик күңелле күренеш. Клуб каршында ике ансамбль- “Ак калфак” һәм “Родники” яшәп, иҗат итәләр. Бер генә бәйрәм дә алар катнашыннан башка үтми. Кызларыбыз җырларга дисеңме, өздереп биергә дисеңме- барын да булдыралар. Аларны клубның йөзек кашлары дисәк тә, һич тә артык булмас.
Олы сөенеч, ветераннар клубын поселок хакимияте дә, нефтьчеләребез дә ташламыйлар. 2019 елга клубка яңа бильярд өстәле бирергә, яңа ишек куярга, тәрәзәләрдәге жалюзиларны алыштырырга сүз бирүләре ямь өстенә ямь түгелмени.
“Өлкәннәр , без үз күңелебезне үзебез күтәреп яшик әле. Аяклар йөреп торганда, күзләр күргәндә аралашыйк, сәяхәтләргә бергәләшеп чыгып китик, без соң кемнән ким. Илләр генә тыныч булсын да, балаларыбызның эшләре уңышлы гына барсын. Алар да безне ташламасын, кирәк чакта без дә киңәшләребез белән булса да аларга ярдәм итик.” – дип тәмамлады Минһаҗева Әнисә.