Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны мәктәбебез тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Һәр көн саен аларга җимнәр сибәбез, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.