"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" айлыгы кысаларында Җәлил гимназиясендә Бердәм сәламәтлек көне үткәрелде. Барлык педагоглар коллективы өчен, шулай ук 10-11 сыйныф укучылары өчен чаңгы базасында чаңгы шуу оештырылды. Саф һава, хәрәкәт активлыгы барлык кәефне күтәрде, уңай энергия бирде. Чара күңелле чәй эчү белән тәмамланды.