Мортыштамак мәктәбендә-татар теле укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

18 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Педагогларның һөнәри осталыгы үсеше – уңышлы белем бирүнең нигезе" темасы астында татар теле  һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды.

Семинарда укытучылар тарафыннан ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәтелде. Үз чыгышларында укытучылар дәресләрдә туган кыенлыклар, аларны чишү юлларын һәм кулланыла торган эш методлары, алымнары турында сөйләделәр.

Утырыштан соң укытучылар Мортыштамак  авылы тарихы музее эшчәнлеге белән таныштылар.

Семинарның эше нәтиҗәле булып, укытучылар үзләренә файдалы мәгълүматлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International