2019 нчы ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Карашай-Саклау авыл мәдәният йортында студентларга һәм өлкән сыйныф укучыларына төрле һөнәрләр турында әңгәмә үткәрелде. Яшь хезмәткәрләр тарафыннан үзләре сайлаган һөнәрләре турында кыскача мәгълүматлар бирелде. Әңгәмә төрле һөнәрләргә багышланган мәкаль-әйтемнәр белән үрелеп барды.