23 гыйнвар көнне "Светофор" хәрәкәте активистлары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә "Тизлекне киметеп, тормышны сакла!" акциясе үткәрделәр. Юидовлылар җәяү йөрүчеләр һәм машина йөртүчеләр арасында сораштыру үткәрделәр,акциядә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать белән белешмәлекләр тараттылар, ә машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр үз чиратында Юидовлыларның үтенечләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.