Бүген Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткән елга нәтиҗәләр бирү отчет җыелышы узды.
Авыл җыенында район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Нөркәй" агрофирмасы директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Хәлил Шәйхрәзиев, полиция участок уполномоченные Раил Таҗетдинов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.
Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге турында Зур Нөркәй җирлек башлыгы Рәшит Гайсин чыгыш ясады.