Әлмәт авыл җирлегендә отчет жыелышы

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт авыл җирлегендә үткән елга нәтиҗәләр бирү отчет җыелышы узды. 

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Сарман” агрофирмасының җитәкчесе Диккәт Хөснетдинов катнашты.

Фәрит Мөнәвирович районның социаль-икътисади үсеше турында чыгыш ясады. Җирлек башлыгы Данияр Газизов узган ел башкарылган, агымдагы елга планлаштырылган эшләргә тукталды. “Сарман” агрофирмасының "Кәүҗияк" бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Марданшин, полиция участогы инспекторы Илнар Бадиков чыгышлары тыңланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International