24 нче гыйнвар көнне Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йортында мәктәп һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан видео-дәрес уздырылды. «Әтисез әтиләр» дип исемләнгән әлеге чарада сугыш чоры баласы Мискат абый Талибуллин үзенең истәлек хатирәләрен яңартты.