2019 елның 22 гыйнварында Янурыс авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2018 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Мухамадиева Азия Асхадулловна чыгыш ясады. Шулай ук җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман агрофирмасының «Марс» бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Айдар Вил улы, полициянең участок уполномоченные Таҗетдинов Раил Әмирҗан улы, Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара ОНД инспекторы Гарипов Р.Г., районның оешма-учреждениеләре вәкилләре чыгыш ясады.