ЮИДКА багышлау

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген Сарман урта мәктәбендә яшь инспекторлар хәрәкәтенә (ЮИД) дүртенче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә багышлау булды. Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында җырлар һәм шигырьләр әзерләделәр, табышмаклар чиштеләр һәм ант иттеләр. Бәйрәмдә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районы бүлекчәсе начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна һәм Сарман районы ЮХИДИ бүлегенең административ практика инспекторы Сәлимов Радик Таһир улы катнашты, аларны котлап значоклар , таныклыклар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучыларны әлеге вакыйга белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International