Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә отчет җыелышы

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

  23 гыйнвар көнне Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә  отчет җыелышы узды.

   Җирлек буенча 2018  елда башкарылган эшләр  турында Иске Минзәләбаш   авыл җирлеге  башлыгы Әлфинур Мияссәрова  чыгыш ясады. Шулай ук “Җәлил" агрофирмасы директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Илшат Валеев, полиция участок уполномоченные Илназ Бадыйков, Сарман районы буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Рөстәм Гарипов  катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.  Авыл җирлегендәге өлкәннәр тормышы һәм алар тарафыннан башкарылган эшләр хакында ветераннар Советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов сөйләде. Йомгаклау сүзе белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Әлфис Мөхәмәтгәрәев чыкты.

  Җыелыш  ахырында оешма һәм тармак белгечләре гражданнарның сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканнарга җирлек башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Җыелыш башланганчы халык, мәдәният йорты фойесында оештырылган, күргәзмәне һәм үзешчәннәр башкаруында концерт программасын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International