Бөек Ватан сугышы ветераны Харисов Фатыйхка «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан " истәлек билгесен тапшыру

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан, Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфикъ Кәримов ветераннар советы рәисе һәм хәрби-исәп өстәле белгече белән берлектә Ленинград фронтында сугышкан һәм Ленинград оборонасының каты сугышларында  катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Харисов Фатыйх Харис улы янына бардылар. Бүген Фатыйх Харис улы Азнакай шәһәрендә кызы гаиләсендә яши.

       Җәлил поселогы  башлыгы ветеранны юбилей датасы белән котлап, аңа һәм аның туганнарына сәламәтлек, озын гомер һәм тынычлык теләп истәлек билгесе һәм район хакимиятеннән бүләк тапшырды .

                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International