Карашай-Саклау авыл җирлегендә отчет жыелышы

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Карашай-Саклау авыл җирлегендә отчет жыелышы үтте.

Бу җыенда авыл җирлегендә яшәүче халыкның тырыш, тынгысыз булына тагын бер кат инанып кайттык.

Биредә күпләп мал-туар асрыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, кичләрен клубларын шаулатып, чаралар үткәрәләр. Җирлек башлыгы Вероника Хөсниева үз чыгышында һәр өлкәне яктыртты, авыл халкына активлыгы, тырышлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Берочтан җирлектә булган проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелде: Чураш мәдәният йортына ремонт, Карашай Саклауда яңа урамга газ линиясе, интернет кирәклеге һәм башкалар. Җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, “Нөркәй” агрофирмасы директорының игенчелек буенча урынбасары Хәлил Шәйхразыев, участок инспекторы Фәнис Әхәтов, районның оешма-учреждениеләре вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International