22 нче гыйнвар көнне «Җәлил гимназиясе»ндә туклануны оештыру сыйфатына җәмәгатьчелек контролен көчәйтү максатыннан, укучыларның ата-аналары мәктәп ашханәсендә булдылар. Алар өләшү порцияләренең һәм контроль ризыкларның туры килүен, ризыкларда температура режимының саклануын, ашханәнең санитар торышын тикшерделәр. Тикшерү барышында кимчелекләр ачыкланмады.