25 гыйнвар көнне безнең мәктәптә «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына багышланган тантаналы чара узды. Чара Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган иде. 8 нче «в» сыйныфы укучылары Ватанга һәм бөтен Яшьармия кардәшлегенә тугрылык өчен ант бирделәр. Малайлар һәм кызлар өчен ул киләчәк мәктәбе, анда чын характер, кыюлык, максатка омтылучанлык, патриотлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияләнә. Яшь армиячеләргә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты вәкиле өлкән прапорщик Һадиуллин Ленар Хәмбәл улы һәм хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе урынбасары Миннеголов Камил Нәҗип улы , Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге әйдәп баручы белгече Һадиев Илдар Өмит улы, ДОСААФ РОСТО рәисе Хаҗиев Альберт Минневәли улы һәм «Юнармия»хәрәкәте координаторлары катнашты.