2019 елның 24 гыйнварында Югары Чыршылы авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2018 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы чыгыш ясады. Шулай ук Нөркәй агрофирмасының «Уңыш» ХПК бүлекчәсе җитәкчесе Розумбетов Рөстәм Канжай улы, полициянең участок уполномоченные Таҗетдинов Раил Әмирҗан улы, Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара ОНД начальнигы Госманов Радик Рафаэль улы чыгыш ясады. 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы сөйләде. 2018 елда эшчәнлекнең төп юнәлешләре: социаль мәсьәләләрне хәл итү, җирлек торак пунктларын төзекләндерү , халыкның тормыш-көнкүрешен һәм иминлеген тәэмин итү. Соңыннан җирлек башлыгы район хакимиятенә, авыл җирлеге депутатларына, җирлек халкына рәхмәт белдерде. Халыкның аңлавы һәм ярдәме безнең җирлекнең социаль-икътисади тотрыклылыгын саклап калырга ярдәм итә,дип билгеләп үтте.Уртак көч белән генә, уртак һәм җайга салынган эш белән генә дә 2019 елга куелган бурычлар үтәләчәк