Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә үткән отчет җыелышында ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, агрофирма һәм районның оешма җитәкчеләре катнаштылар.
Узган ел җирлектә башкарылган эшләр, агымдагы елга куелган бурычлар хакында җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов чыгыш ясады. “Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев ел дәвамында хуҗалыкта ирешелгәннәргә тукталды. Җирлектә хокук саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәштә профилактик чаралар турында полиция участогы инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев чыгышы тыңланды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин социаль-икътисади торыш, 2019 елда районда башкарылачак эшләр хакында сөйләде.
Марат Гадыевич 2018 елда Татарстан Республикасы үсеше йомгаклары, республикада эшләп килүче программалар һәм 2019 елга планнар белән таныштырды.
Җыелыш ахырында халык үзен кызыксындырган сорауларны бирде, аларга җаваплар алды. Аннан бүләкләүләр булды.