Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә отчет жыелышы

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Марат Гадыевич анда үткән отчет җыелышында катнашты. Иң элек ул район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән мәктәптә булды. Капиталь ремонт үткән белем бирү учреждениесендә шактый үзгәрешләр сизелә.

Кабинетлар якты, матур, уку-укыту, тәрбия бирү өчен барлык шартлар да бар. Балалар бакчасы да мәктәп бинасында урнашкан. Атаклы музей белән танышу да кунагыбыз өчен истәлекле булгандыр. Мәдәният йортында узган җыелышта чыгыш ясаганда, ул болар хакында әйтте. 
Җыенны җирлек башлыгы Илфат Хәбибуллин ачты һәм узган ел башкарылган, быелгы елга планлаштырылганнар турында сөйләде. 
“Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев, полиция участогы инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев чыгышлары тыңланды. 
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин социаль-икътисади торыш, 2019 елга районда планлаштырылган эшләр хакында сөйләде. 
Җыелыш ахырында халык үзен кызыксындырган сорауларны бирде, аларга җаваплар алды. Аннан бүләкләүләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International