Рангазар авыл җирлегендә халык үз фикерен белдерде

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Рангазар авыл җирлегендә узган халык җыенында да сораулар шактый булды.

Халык күл буйларының чүпләнүенә, бәйсез этләрнең күп булуына борчылу белдерде, Рангазарда спорт мәйданчыгы кирәклеге күтәрелде, бураннарда юлларның вакытында ачылуын тәэмин итүгә басым ясалды. Халык алдында авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев хисап тотты. Шулай ук “Җәлил” агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Илсур Солтанов, полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков, янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов чыгыш ясадылар. Җыелышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнашты. Ул районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, алга планнарга тукталды, сорауларга җавап бирде. 

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International