Квестта катнашып, командалар рус журналистларының ролен башкардылар, тарихыбызның беренче чыганакларыннан – Бөек Ватан сугышы ветераннарының чын тарихын һәм фактларын җыйдылар һәм аларны әйләнә - тирәдәгеләргә җиткерә алдылар. Укучылар биремнәр үтәделәр, Сталинград сугышында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен һәм истәлекләрен җыйдылар , альбом төзеделәр. Квестны "Җиңү волонтерлары" отряды әзерләде һәм үткәрде.