2019 нчы елның 8 нче февралендә Зәй шәһәрендә «Ел хатын-кызы» Республика конкурсының зона туры узды. «Хатын - кыз-лидер» номинациясендә «Җәлил гимназиясе» директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы Сарман районы данын уңышлы яклап, ҖИҢҮ яулады! Оста һәм тәҗрибәле җитәкче буларак лидерлык сыйфатларын күрсәтеп, ул үзенең чыгышы белән жюри әгъзаларын «Хатын-кыз-лидер» исеменә лаек булуына ышандыра алды. Хөрмәтле Гөлнара Назыйф кызы! Без Сезнең белән бер коллективта эшләвебез белән горурланабыз. Оешмабызны үстерү өчен куйган хезмәтләрегез алдында баш иябез. Без Сезгә коллектив исеменнән җаваплы һәм игътибарлы, җылы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хезмәт алымнары иртәгесе көнгә ышаныч уята һәм көч бирә, эшебезгә мәхәббәт уята. Сезнең оптимизм һәм тормышны яратуыгыз авыр вакытларда төшенкелеккә бирелергә ирек бирми, СЕЗ иң яхшы җитәкче булып калырсыз дип өметләнәбез. Барлык коллектив исеменнән сезгә бәхет һәм иминлек, сәламәтлек, энергия һәм яңа уңышлар телибез!!!