Сарманда үткән елга йомгак ясалды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Узган атнада Сарманда район Советының XX утырышы узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галеев, Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, “Агрокөч төркеме” җәмгыяте вәкилләре катнаштылар.

Утырышның көн тәртибенә карауга бер – Сарман муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы мәсьәлә кертелгән иде. Аның буенча доклад белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыкты. Фикер алышуларда “Җәлилнефть” идарәсе начальнигы Малик Каюмов, Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, Сарман аграр көллияте студенты Азат Тимербаев катнаштылар.

Ахырда республика, район үсеше өчен аеруча тырыш хезмәт куйганнары өчен мактаулы исемнәргә, ТР Президентның, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булучылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International