Мәктәп укучылары эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнәләр

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

«ТИСБИ» Идарә университеты «Һөнәргә кереш» дигән комплекслы хезмәт күрсәтә. Шул максат белән университет белгечләре Сарман районында булдылар.

Хезмәт ике этаптан тора: мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш буенча тест үткәрү һәм «Бизнес нигезләре»программасы буенча укыту. Башта мәктәп укытучылары һәм университет хезмәткәрләре 10-11 сыйныф укучыларына дүрт блок буенча һөнәри диагностика үткәрделәр: икътисадый, сәүдә-технология, таможня эше, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, кайбер укучылар, яшьтәшләре белән чагыштырганда, төрле өлкәләрдә эшмәкәрлек эшчәнлеге белн мавыгалар һәм бизнеста үз-үзеңне тоту өчен кирәкле мөмкинлекләргә ияләр. Сәләтен үстерергә һәм үз бизнес-идеяләрен тормышка ашырырга теләгән кешеләрне «Бизнес нигезләре»программасының төркем дәресенә чакырдылар. Дәрес Сарман гимназиясе базасында узды.

«Бизнес нигезләре» программасы укучыларга эшкуарлыкның социаль-икътисадый асылын ачыкларга, бизнес нигезләре турында күзаллаулар алырга, маркетинг һәм менеджмент нигезләрен белергә ярдәм итте. Моннан тыш, укучылар нәтиҗәле аралашу, эшлекле сөйләшүләр һәм конфликтология күнекмәләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International