Халыкара пешекчеләр көне

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Ел саен 20 октябрьдә Халыкара Пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Дөрес, балансланган һәм сыйфатлы туклану-сәламәт яшәү рәвешенең мөһим компоненты, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Балалар бакчаларында туклануны оештыру мәсьәләсенә күбрәк игътибар бирелә. Баланың киләчәге һәм сәламәтлеге нәкъ менә пешекчеләр эшенә бәйле бит. Пешекчеләр үзләре әйтүенчә,»һөнәребез катлаулы булса да, аның каравы яраткан". Бу көнне мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары өчен балалар бакчасы кухнясына экскурсия оештырылды, анда аларны пешекче - Эльмира Җәүдәт кызы каршы алды, ул пешекче эше турында сөйләде һәм балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. Әңгәмә ахырында балалар Эльмира Җәүдәт кызын һөнәри бәйрәме белән котладылар, үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр.

Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләре «Яшь пешекчеләр» викторинасында катнаштылар, анда пешекче һөнәре һәм азык-төлек продуктларының төрләре турында белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә үзләрен шеф-пешекчеләр сыйфатында да сынап карадылар. Кече төркем балалары шулай ук бу бәйрәмнән читтә калмадылар «Аш пешерәбез»дигән искиткеч эшләр ясадылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International