Игәнә-Баш авылында яшәүче Гайфетдинова Фатыйма Зиатдин кызы үзенең 94 нче язын каршы алды. Хөрмәтле Фатыйма апаны Иляксаз авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илшат Хәмбәл улы, авыл ветераннар советы рәисе Закирова Элфия Рәис кызы, Иляксаз мәдәният йорты директоры Зарипова Гүзәлия Мирдиан кызы котладылар һәм В.В.Путинның котлау хатын, Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М.Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырдылар. Фатыйма апага озын гомер, корычтай нык сәләмәтлек телибез.