13 нче ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Сарман гимназиясендә "Әхлак тәрбиясе -күңел хәзинәсе" дип исемләнгән әхлак дәресе уткәрде. Дәрестә кешедәге әдәп, намус, күңел байлыгы, сабырлык сыйфатлары турында сөйләштек. Әдәп тәрбиясе буенча мәсьәләләр чиштек. Әдәби викторина уткәрелде. “Кешене кеше иткән – әдәп” исемле китап кургәзмәсе эшләде, китапларга күзәтү уткәрелде. “Матур буласым килә” китабы буенча әдәпле булу серләре, этикет турында фикер алыштык.