"Сарман" кинотеатры яңалыклары

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрь көнне, Александровка гомум белем бирү мәктәбе укучыларына Татарстанда 2019 ел - “Эшче һөнәрләр” елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучыларына “Мин профессия сайлыйм” дип исемләнгән киновикторина уздырылды, һәм шул темага багышланган “Весёлая ферма” мультфильмы күрсәтелде.

Татарстан киномотографына, шулай ук үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләүгә игътибар итү максатыннан, өлкән сыйныф укучылары өчен Равиля Шайдуллина Муратнын «Үксезләр»  әсәре нигезендә Нурания Жамали төшергән “Үксезләр” фильмын күрсәтү оештырылды. Ата-ана, бала, гаилә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үтә дә нечкә, зәвыклы итеп бирелгэн бу фильмны укучылар җылы кабул иттеләр. Кешеләр арасындагы  мәрхәмәтсезлекнең,  битарафлыкның чиге юклыкка сызланып язылган әсәр буенча төшерелгән,   әрнү-сызлануларны үз эченә алган фильм тамашачыны тетрәндерә, әрнетә, уйга сала.

Алдагы көннәрдә Нөркәй, Саклаубаш гомум белем бирү мәктәпләре һәм Сарман гимназиясе укучылары да бу нәфис фильмны карый алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International