Ватанны сакларга дигән һөнәр бар!

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Тулы хәрби-махсус әзерлек программалары буенча курсантлар тарафыннан югары хәрби-уку йортларына укырга керү өчен кандидатлар сыйфатында урта гомуми белемле Россия Федерациясе гражданнары карала:

а) хәрби хезмәт узмаган 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге егетләр;

б) хәрби хезмәт узган гражданнар һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр, алар 24 яшькә җиткәнче;

в) югары уку йортларына тулы хәрби программа сус әзерлек программалары буенча укырга керүче контракт буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр (офицерлардан тыш) алар 27 яшькә җиткәнче.

 Әмма санап үтелгән категорияләрнең берсенә туры килү генә җитми. Курсант булырга теләүчеләр башка таләпләрне дә үтәргә тиеш, аерым алганда: сәламәтлеге торышы буенча хәрби уку йортына укырга керергә яраклы булырга, билгеләнгән психологик һәм психофизиологик параметрларга җавап бирергә, шулай ук гомуми белем, физик, иҗади һәм (яисә) һөнәри әзерлек дәрәҗәсен бәяләүдән торган керү сынауларын уңышлы узарга тиеш. Хәер, бүген хәрби вузда уку-офицер булуның бердәнбер ысулы түгел. Беренче офицер исемен кадр яки запастагы офицерлар программалары буенча гражданнарны әзерләүне гамәлгә ашыручы федераль дәүләт югары белем бирү оешмаларының берсе каршындагы Хәрби укыту үзәгендә (Алга таба – ВУЦ) алырга мөмкин. Югары белем бирүнең хәрби һәм гражданлык белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар, тулаем алганда, тигез статусларга һәм карьера үсешенең тигез перспективаларына ия, әмма үз аерымлыклары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International