Агымдагы елның соңгы 45 атнасында Татарстан Республикасында көчле сулыш юллары вирус йогышлары белән авыруларның 11060 очрагы теркәлде, күрсәткеч 10 мең кешегә 29,7 тәшкил итте. Казан шәһәрендә көчле сулыш юллары вирус йогышлары белән авыруларның 6090 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 49,3 тәшкил иткән.. Сарман муниципаль районында ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиягә каршы түгел дәрәҗәдә барлык яшь төркемнәре буенча 45 атна эчендә 34 очрак теркәлгән), грипп очраклары теркәлмәгән.
Гриппны булдырмый калуның иң яхшы ысулы - ел саен гриппка каршы прививка ясау, чөнки нәкъ менә вакцина бу эпидемиология сезонында иң актуаль булган һәм аның составына керә торган грипп вирусыннан яклауны тәэмин итә.
Гриппка каршы Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә тәкъдим ителгән, ләкин бигрәк тә 6 айдан башлап балаларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә, йөкле хатын – кызларга, шулай ук һөнәри риск төркемнәреннән булган затларга-медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә күрсәтелгән.
Гомумән Татарстан Республикасында да, Сарман районында да гриппка каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә республика буенча гриппка каршы 1 444663 кеше, ягъни республика халкының 38,8% ы прививка ясады, шул исәптән 503 625 бала, 937 678 өлкән кеше. 2019 елның 9 ноябренә районда 12801 кешегә прививка ясатылган, бу район халкының 37% ын тәшкил итә, шул исәптән 4000 бала.
2019-2020 елларның киләсе сезонында республика һәм район халкының 50% тан артыграгын, шул исәптән хәвеф-хәтәр төркемнәре арасында 75% тан да ким булмаган прививка ясату планлаштырыла.
Гриппка каршы прививкаларның берсендә дә начар вакциналь реакция яки прививкадан соң өзлегүләр теркәлмәгән.
«Сарман РҮХ " ДАССОсы грипп белән авыручылар санының эпидемик күтәрелүенә кадәр гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итә. Вакцинация вакытында грипп белән авыручылар санын киметә һәм пневмония, бронхит, отит, синусит, менингит, энцефалит, миокардит, перикардит кебек катлаулылыкларны булдырмый кала.
Грипптан прививканы авырулар санының үсүенә 2-3 атна кала, эпидемия башланмаган вакытта эшләү яхшырак. Иммунитет якынча 2 атна эшләп чыгарыла. Гриппка каршы Вакцинация район медицина оешмаларында (РҮХ, амбулатория, участок хастаханәсе, фельдшер-акушерлык пунктлары) мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән урын буенча түләүсез уздырыла. Үзең белән Россия Федерациясе гражданины паспорты һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы (ММИ) булырга тиеш.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сау-сәламәт булыгыз!
"Сарман РҮХ" ДАССОның табиб-эпидемиологы Габделхакова Л. Т.